Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән Сабан туенда атларда да, мотоблокларда да узыштылар

Әлмәттән килгән “Айкип табс” кушаматлы юртак (җайдагы Эдуард Большаков) Чирмешән Сабан туеның ат чабышларында абсолют чемпион булды. Ул ундүрт юртак арасында - иң җитезе. Ә чабышларда барлыгы 25 ат катнашты.

Атлар һәм җайдаклар 6 номинациядә көч сынашты. Беренче өч төрендә бер күчәрле арбаларга җигелгән юртаклар узышты, аннары шулар арасында иң җитезләрне ачыкландылар.

Иң беренче Орлов токымлы алты юртак стартка басты. Алар арасында беренче урынны “Монте кристо” атында (Әлки районының “Хузангай” җәмгыяте) Марат Гобәйдуллин яулады. “Игривый”да (Әлмәт районының Большаков Геннадий хуҗалыгыннан) Эдуард Большаков - икенчедә, өченчедә – “Рефлекс каспер” атында Алексей Сунейкин (57нче санлы татар атлары заводыннан).

Рус токымлы юртаклар арасында “Татнефть” җәмгыяте аты “Айкип табс”та Эдуард Большаков финишка беренче килде. Икенчедә – “Александра” атында Әнис Баһманов (Түбән Кәминкә авылы), өченчедә – “Малефисента”да Давран Мөхетдинов (Түбән Кәминкә).

Өч яшьлек Орлов токымлы юртаклар арасында 57нче санлы татар атлары заводыннан “Каскадер” җитезрәк булды (Александр Сконов). Шул ук завод аты “Закон” (Азамат Абелев) икенче урынга чыкты, Әлмәт районыннан Александр Некрасов хуҗалыгыннан “Лакмус РТ” (Эдуард Большаков) өченче булды.

Токымлы атлар арасында Лашманнар Дамир Гайфетдиновның “Санадор”ы - беренче, Яңа Чишмәдән Рәмис Нуриевның "Пангалей" кушаматлы аты – икенче, Кармыш авылыннан Айрат Минһаҗевның “Дебара”сы - өченче урныда.

Җирле атлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан “Амалия” (җайдагы Николай Васильев) – беренче, Лашманнан Дамир Гайфетдинов “Дулкын” белән икенче булды, өченче урында Кармыштан Айрат Минһаҗев аты - “Харизма”.

Быел атлар артыннан соң дүрт мотоблок стартка басты. Җиңүче техникалар барысы да Чирмешән авыл җирлегеннән: Николай Тумбинский – беренче, Сергей Ермишев - икенче, Андрей Макаров – өченче. Алар да бүләк алды.

Җиңүчеләргә, төркемнәрдә призлы урын алучыларга саллы бүләкләр – 25,15, 10 мең сум, финалга чыгучыларга, алтынчы төркемдә 1, 2, 3 нче урын ияләренә 30, 20, 10 мең сумлык сертификат.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев