Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы хатын-кызлары бәйрәм табыны әзерли

Ватан сакчысы көне – ир-егетләребез бәйрәме. Күпчелек гаиләләрдә якыннарыбызны котлап бүләкләр бирүдән кала, ниндидер үзенчәлекле, алар ярата торган ризыклар белән сыйлау гадәткә кергән. Газета укучыларыбыз бу көнне үз ир-егетләрен нинди тәм-томнар белән сыйлый икән?

Илсөяр Гатина (Туймәт): –Ир-атларга күбрәк итле ризыклар кирәк инде. Улларым да, ирем дә, гомумән,
гаиләбез белән ярата торган ашыбыз – ханум. Аны әзерләүнең кыенлыгы юк, үзе бик тәмле.

Эре кыргычтан чыгырылган бәрәңгегә күп итеп фарш, блендерда вакланган суган, тоз, борыч салып эчлек әзерлим. Йомырка, су салып камыр басам һәм токмач камыры кебек җәймә җәям. Аның өстенә әзер масса сөртелә, рулет итеп төреп, баш-башларын ябыштырып, мантый пешерә торган кәстрүлгә куеп бер сәгать пешерәм. Ул арада кишерне угычтан чыгарып, суганны ваклап турап ак майда кыздырым, бераз тоз сибәм. Пешеп чыккан рулетны кисеп, тарелкага ромашка кебек итеп, өстенә кыздырылган массаны салам. Табынга матур итеп кую да кирәк бит.

Рушания Гыйрфанова (Иске Кади): –Ике улым да армия хезмәтендә булдылар, алар безнең терәгебез, шуңа да Ватан сакчысы көнендә төп йортка җыелалар. Аларга булган яратуыбызны, ышанычыбызны тәмле ризыклар пешереп раслыйбыз. Бу көнне мунча ягыла, шашлык та кыза. Әлбәттә,  милли ризыгыбыз – бәлеш пешерәбез, барыбыз да яраткан цезарь һәм мимоза салатлары да табыныбыз бизәге була. Ә чәй янына кош теле пешерәм.

Камырга туң йомырка алам. Биш йомыркага бер бал калагы үсемлек мае, бер чеметем тоз, аш содасы кирәк. Йомшак кына камыр басып, җәймә җәям, форма биреп кискәч, майда пешерәм. Кетердәп торган кош телен шикәр комы пудрасы белән бизим.

Алевтина Андреева (Чирмешән): –Ирем дә, улларым да мин әзерләгән барлык ризыкларны да яратып ашыйлар. Гадәттә, бәйрәм көнне сыер ите белән бәлеш пешерәм, билгеле, ите күп булырга тиеш. Әнидән өйрәнгән рецепт белән әзерләгән коймакны да көтеп торалар алар. Ул бик гади, тиз һәм тәмле.

Камыр өчен 2,5 процентлы бер пакет кефир, ике йомырка, ике аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз кирәк. Шуларны болгата-болгата он кушып куе камыр ясыйм һәм каймак сыеклыгына килгәнче кайнаган су салам. Камырны
40 минут ял иттергәч, өч-дүрт аш кашыгы үсемлек мае һәм серкә (уксус) белән сүндерелгән сода кушып болгатырга. Камыр әзер. Хәзер майлы табада кыздырасы гына кала.

Сания Гайнуллина (Түбән Кәминкә): –Бәйрәмнәр бәлешсез үтми, кулдан киселгән токмач ашын да бик яраталар кунаклар. Төрле салатлар, пироглар да әзерлим. Балан пирогы аеруча ошый.

Камырга бер чынаяк су, өч аш кашыгы үсемлек мае, бер йомырка, коры чүпрә һәм бер чеметем тоз кирәк. Эчлеген болайрак әзерлим: 300 грамм баланга ярты литр шикәр комы салып кайнатып чыгарам һәм шуңа ике стакан манный ярмасы бутыйм. Эчлек суынгач, пирог ясап, газ мичендә пешерәм.

Резеда Мостафина (Бәркәтә): –Ватан сакчысы көнен бәйрәм итми калган юк, ул безгә икеләтә бәйрәм. 24 февральдә оныгыбыз Илшатның туган көне. Барыбыз да бергә җыелгач, мантый, каз яки үрдәк пешерәбез, шашлык та кыза. Балалар аеруча сумса яраталар, аны пешерергә тырышам.

Камыр өчен кибеттән катламлы камыр (слоенное тесто) алам. Эчлеген вак итеп туралган иткә вакланган суган, тоз, борыч кушып ясыйм. Сумсаны газ мичендә 30–35 минут пешерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев