Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы социаль хезмәткәрләре бәйрәм итте

Чирмәшән районында социаль хезмәткәрләре башка еллардагы кебек быел да һөнәри бәйрәмнәрен тантаналы рәвештә билегләп үттеләр. Аларның кечкенә генә юбилейлары – 25 ел.

 Район халкына биш социаль оешма хезмәт күрсәтә, аларда йөздән күбрәк хезмәткәр эшли.

Дөньяда социаль хезмәткәр һөнәреннән дә игелекле һөнәр юктыр. Алар ярдәмгә мохтаҗ һәм көчсез кешеләрнең кайгысын да, шатлыгын да уртаклаша, аларның хезмәте җәмгыятебезне алдаудан һәм намуссызлыктан саклауда зур роль уйный.

Социаль хезмәткәр – кешеләрнең көнкүрешенә ярдәм итүче, кайвакыт алар өчен әти-әни, бала яки якын дусты булып торучы һөнәр. Бәйрәм чарасында моңа охшаш сүзләр еш ишетелде.

-Сез ярдәмгә мохтаҗ катламның ышанычлы терәге, дусты да. Һәрвакыт шулай намуслы, игелекле һәм ярдәмчел булыгыз. Яхшы гамәлләр икеләтә кайта, шуңа күрә уңыш сезне чолгап алсын һәм барлык эшләрегездә юлдаш булсын, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова. - Бу бәйрәм кеше язмышына битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Сез кешеләрне тыңлый һәм ишетә беләсез, хезмәтегез мөһим һәм кирәкле.

Мәдәният йортында узган тантанада лаеклы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. 

Дәрәҗәле бүләккә ия якташларыбыз арасында бертуганнар да бар. Судабе Наджафова һәм Сусана Муслимовалар апалы-сеңелле икесе дә район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында эшлиләр, өлкәннәрне тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Судабе Мусаддин кызының биредәге хезмәт стажы – җиде ел, ә Сусана Мусаддин кызы инде тугыз ел аш пешерүче булып эшли.

-Мин эшемне һәм йорт-интернатта яшәүчеләрне яратам, отпускага киткәч тә, аларны сагынып киләм, - ди Сусана Муслимова. – Алар да көтеп ала, пешергән ашларны яратып ашыйлар, рәхмәтләр әйтәләр. Өлкәннәргә яхшылык эшли алу җанга рәхәтлек бирә.

Әлфирә Кәлимуллина дүртенче ел социаль хезмәткәр булып эшли, кеше ярдәменә мохтаҗ биш чирмешәнленең өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Бүген ул да бүләккә ия булды.

-Минем карамактагы өлкәннәрнең дүртесе авыр хәлдә, алар янына атнага биш көн барам. Безгә психолог та, врач та булырга туры килә. Безне авырулар белән эшләргә өйрәтәләр, - ди Әлфирә Ривгать кызы. – Эшемне яратам, алар бит безне, балалары, якыннары кебек көтеп алалар, серләрен дә сөйлиләр, безнең тормыш белән дә кызыксыналар.

Социаль хезмәт күрсәтү тармагында бары тик шундый, үз эшләрен яраткан кешеләр генә эшли аладыр.

Фото Кадрии Гамировой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев