Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы авылларындагы Сабан туйларында өч Илмир батыр калган

Үткән атнада авылларда Сабан туйлары узды, һәр мәйданның үз көрәш батыры ачыкланды.

Искекадилылар Тукай поселогы янындагы болында җыелганнар. Шимбә яңгыр комачаулаганга, бәйрәм якшәмбегә күчерелгән. Баш батыр - Нурлаттан Рафис Гозәеров автомат кер юу машинасы белән бүләкләнгән.

-Көрәштә беренче, икенче, өченче урын алучыларга махсус бүләк тә бар иде, - ди Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов. – Үзе дә көрәшеп йөргән, бүген махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Ринат Зарипов батырларны бүләкләргә акча җибәргән. Без аларны тапшырдык, рәхмәт якташыбызга.

Түбән Кәминкә авыл җирлегенең Сабан туе Кара Чишмә авылында узды. Баш батыр булып Түбән Кәминкә егете Разыйф Гыйрфанов калды, аңа тәкә һәм күмер самавыры бирделәр.

Югары Кәминкә авылы Сабан туе баш батыры тәкә һәм триммерлы булды. Бүләк урманы буенда узган бәйрәмдә  - Бәркәтәдән Рифат Мостафин  баш батыр калды.

Иске Үтәмеш Сабан туе батыры – Илмир Хәсәншин. Ул - төсле телевизор иясе. Түбән Камада яшәүче Илмирның әтисе Идрис тумышы белән Иске Үтәмешнеке.

Урманасты Үтәмеш авылында Лениногорск егете Илмир Минеголов көрәш батыры булып калды. Аңа суыткыч бүләк иттеләр. Илмирның тамырлары Урманасты Үтәмеш белән бәйле, әнисе - шушы авыл кызы. 18 яшькә кадәргеләр арасында иң көчле булып танылган Айнур Заһретдиновка район башлыгы Рамил Айбатов та махсус бүләк – 5000 сумлык сертификат тапшырган.

Утыз Имән авылы Сабан туенда Кызыл Чишмә егете Илмир Сәлахов батыр калган, аңа телевизор бүләк иткәннәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев