Чирмешән балалары өчен кызыклы һәм маҗаралы Чыршы бәйрәме оештырылды
Бәйрәмнәр

Чирмешән балалары өчен кызыклы һәм маҗаралы Чыршы бәйрәме оештырылды

Район мәдәният йортында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен Чыршы бәйрәме узды.

Әлеге чарага районның төрле авылларыннан 100ләп бала чакырылган иде, аларның күбесе килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамаша нәни кунакларның күңелләрен күтәреп, борчуларын оныттырды, малайлар һәм кызлар әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар. Яңа ел күчтәнәчләре балаларны тагын да сөендерде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 


Нет комментариев