Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Шигърият көнендә Габдулла Тукайны олыладылар

26 апрельдә – Шигърият көнендә Габдулла Тукайның бөеклегенә, талантлы әдип булуына тагын бер кат инандык. Бу көнне, Тукай иҗатын яраткан, гомумән, туган телен хөрмәтләгән якташларыбыз район мәдәният йортына җыелдылар.

“Тукай - шигъри чишмәбез” дип аталган әдәби-музыкаль кичә барышында үзешчән артистлар, мәктәп укучылары чыгышын дистәләгән кеше тамаша кылды. Алар Тукай иҗат иткән әсәрләрне, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлады. Шулай ук шагыйрьгә багышланган шигырьләр, моңлы җырлар да яңгырады. Шул ук вакытта әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дә танышырга мөмкинлек булды.

-Татар булуыгыз белән горурланыгыз! Безнең өчен ана телебездән дә якын, милли моңыбыздан да кадерле, милли ризыклардан да тәмлесе юк, - диде Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Шәүкәт Гатин. – Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнендә аны хөрмәтләргә, телебезне данларга җыелдык.

ФОТОРЕПОРТАЖ

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X