Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Кыш бабайларны саныйлар (ФОТО)

Чирмешәндә Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрен иң яхшы бизәүчеләрне ачыклыйлар. Әлегә бу яктан балалар бакчаларына тиңнәр күренми. "Чишмәкәй", "Ромашка", "Каенкай", "Әкият", "Ландыш" бакчалары каршында кардан нинди генә фигуралар ясамаганнар, язулары, гирляндалары да бәйрәм рухы тудыра. Комиссия узган атна шимбәсендә башка оешмаларда да территорияләрне карап чыкты. "Чирмешәнагрохимсервис", "Кәрвансарай", янгын часте, туган...

Чирмешәндә Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрен иң яхшы бизәүчеләрне ачыклыйлар. Әлегә бу яктан балалар бакчаларына тиңнәр күренми.

"Чишмәкәй", "Ромашка", "Каенкай", "Әкият", "Ландыш" бакчалары каршында кардан нинди генә фигуралар ясамаганнар, язулары, гирляндалары да бәйрәм рухы тудыра. Комиссия узган атна шимбәсендә башка оешмаларда да территорияләрне карап чыкты. "Чирмешәнагрохимсервис", "Кәрвансарай", янгын часте, туган як тарихы музее, балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрләре, Боз сарае һәм башка кайбер предприятиеләрдә, учреждениеләрдә бизәлеш конкурс таләпләренә җавап бирә. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатын да мактап узарлык. Шул тирәдәге парк-скверда дистәләгән җәнлек, әкият персонажлары урын алган, барын да кардан ясаганнар, Кыш бабай һәм Кар кызын да "чакырырга" онытмаганнар.
Кызганыч, быел гран-прига ук дәгъва кылырлык, менә, ичмасам дип әйтерлек территорияләр күренми. Кемдер, андыйлар да бар, гирляндалар элү белән генә чикләнгән, кемдер кардан фигуралар ясап мәшәкатьләнмәгән, картон гына бастырган. Ягулык салу станцияләренең, сәүдә нокталарының күбесе никтер һаман чыршылар бизәмәгән, гирляндалар элмәгән, турысын гына әйткәндә, берни эшләмәгәннәр. Хәлле генә башка кайбер оешмаларның да территорияләрен юньләп бизәргә иренүләре гаҗәпләндерә. Нәрсәдер ясап куйсалар, үзләренә реклама да булыр иде, югыйсә. Хет балалар бакчалары коллективларыннан үрнәк алсыннар. Әле вакыт бар да, тик яңа ел кергәч чыршы бизәмиләр, аннары аның кызыгы, кирәге калмый.
Комиссия районның башка авылларындагы чыршылар һәм территорияләр бизәлешен дә тикшерә, бәяли. Җиңүчеләр якын көннәрдә билгеле булачак. Призерлар арасында Ульяновка авыл җирлеген дә күрербез, мөгаен, аларда хәтта урамнарны, өйалларын да нык бизиләр дип ишеттек.
Һм тагын, комиссия табигый материалдан - кардан ясалган сыннарга, алар арасында киләсе ел символы - Әтәч, билгеле Кыш бабай һәм Кар кызы булу шарт, балларны кызганмаячак, оригиналь эшләр дә игътибарсыз калмаска тиеш.
Күбрәк фотоларны ФОТОРЕПОРТАЖ бүлегеннән карап була: http://www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/12416-v-cheremshane-otsenivayut-novogodnee-oformlenie-territoriy-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Кыш бабай фотографии