Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Майның соңгы көннәрендә балалар сәнгать мәктәбендә 46 укучыга “соңгы кыңгырау” чыңлады. Тантаналы шартларда, аларга өстәмә белем бирү мәктәбен тәмамлау хакында таныклыклар тапшырдылар.

-Хореография бүлеген – 15, декоратив гамәли сәнгать бүлеген – 16, рәсем сәнгате бүлеген 7 укучы тәмамлады, - диде балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Иляева. – Өчәр бала фортепьяно һәм баян, берәр укучы аккордеон һәм гитара бүлекләрен тәмамлау турында документ алдылар.

Бу уку елында мәктәптә 400дән артык укучы ун сәнгать юнәлешендә өстәмә белем алган. Инде яңа уку елына укучылар туплыйлар. Мәктәптә 25 укытучы  сәнгать серләренә өйрәтә. Биредә киләсе уку елына вакантлы урыннар да бар.

-Укытучыларның 60 проценты элек үзебезнең мәктәпне тәмамлап, шул юнәлештә һөнәр үзләштереп эшләүчеләр, - диде Наталья Васильевна. – 4 педагог “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек. Шуларның икесенә – Наталья Султановага һәм Фәйзелхак Вилдановка мондый дәрәҗәле исем бирелү хакында күптән түгел генә билгеле булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев