Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

«Безнең Чирмешән» («Наш Черемшан») газетасы редакциясе үз ветераннарын котлады

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Матур гадәт буенча без дә бу көнне үз ветераннарыбызны хөрмәтлибез.

Бүгенге көндә редакциядә һәм типографиядә озак еллар эшләп пенсиягә чыккан 16 хезмәттәшебез исән-сау гомер итә.

Бәйрәм көнне без аларны өйләренә барып тәбрикләдек, күчтәнәчләр тапшырдык.

Иң өлкән ветераныбыз Наилә апа Дәүләтшинага 91 яшь. Наилә апа 33 ел типографиядә хәреф җыючы булып эшләде, көн саен Түбән Чегодайдан Чирмешәнгә җәяүләп эшкә йөреде.

Ветераннарыбыз безне көтеп алалар, чәчләре агарса да, йөрәкләре картаймый. Алар котлауларны, күчтәнәчләрне чын күңелдән сөенеп кабул иттеләр. Коллектив, газетаның бүгенгесе белән кызыксынып, изге теләкләрен ирештерделәр.

Биредә 25 ел эшләгән Анна Суворова да район газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшләгән елларын сагынып искә ала.

- Район газетасын хәзер дә яратып укыйм. Бик әйбәт газета. Редакция коллективына безне онытмаганыгыз һәм бик кызыклы газетагыз өчен рәхмәт, - диде Анна Федоровна.

Кадыйр Гомәров, Евгений һәм Татьяна Роминнар, Кәримә Талипова, Мәдинә Шәймәрданова, Минзаия Гарифуллина, Мәдинә Латыйпова, Флера Минхәерова, Шәрига Галиева, Надежда Никонова, Фәгыйлә Мөхәммәтшина, Галина Хазбулатова, Гүзәл Шәйхетдинова, Рәйсә Миннебаева озак еллар редакциядә намус белән хезмәт куйган ветераннарыбыз.

Кадерле ветераннарыбыз, без сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм гаилә иминлеге телибез.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев