Узган атна шимбәсендә, 9 июль көнне күршеләребез - Шентала районының Татар Әбдекие авылында Самара өлкә авыллары Сабан туе гөрләде.
Безнең яктан барганда, Денис авылын узганнан соң, олы юл буенда калучы Татар Әбдекие бәйрәменә Казаннан дистәләрчә җырчы дәшкәннәр. Анда Хәнияне, Зәйнәпне, Зөфәрне, Раяз Фасыйховны, Илназ Баһны, Резидә Шәрәфиеваны да күрдек. Самараның...
Узган атна шимбәсендә, 9 июль көнне күршеләребез - Шентала районының Татар Әбдекие авылында Самара өлкә авыллары Сабан туе гөрләде.
Безнең яктан барганда, Денис авылын узганнан соң, олы юл буенда калучы Татар Әбдекие бәйрәменә Казаннан дистәләрчә җырчы дәшкәннәр. Анда Хәнияне, Зәйнәпне, Зөфәрне, Раяз Фасыйховны, Илназ Баһны, Резидә Шәрәфиеваны да күрдек. Самараның үзеннән, Башкортостаннан да шактый артист сәхнәгә чыкты.
Зур-зур бәдәнле көрәшчеләр катнашкан бәйгедә Әлмәт районы өчен чыгыш ясаган, безнең райондашлар да көч биргән якташыбыз, Туймәт авылы егете Ильяс Галимов - баш батыр. Оештыручылар аны 300 мең сум белән акчалата бүләкләделәр. Ильяс үзе әйтмешли, бозау кадәрле куй сарыгы да - якташыбыз трофее.
Нет комментариев