Кырмыскалардан котылу өчен берничә киңәш
Җимеш агачлары шау чәчәктә утырганда, аларны кырмыска сырып алса, нишләргә?
1. Агач кәүсәсенә карбол эремәсен сөртеп, мамык я тукыма белән бәйлиләр.
2. Карболның 20 процентлы эремәсен сипсәң, шушы корткычлар бакчадан чыгып качачак.
3. 1 литр суга 30 грамм җитен мае һәм 5 грамм сода кушып сибәргә дә мөмкин.
4. Агач тирәли суган утырту да файдалы.
5. Агач кәүсәсен дегеткә буяу да файдалы булыр.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев