Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бакчачы почмагы

Яз иртә килә, соңга калмагыз!

Мартта орлык чәчү өчен уңышлы көннәрне билгеләп куегыз.

Март — яшелчә һәм чәчәк үсентеләре утырту өчен уңышлы ай. Кояш та ешрак күренә һәм җылырак карый башлый. Яхшы үсентеләр үстерергә һәм киләчәктә мул уңыш алырга сезгә бакчачыларның Ай календаре ярдәм итәчәк.

Мартта орлык чәчү өчен уңышлы көннәр:
помидор — 1, 4, 5, 8, 9, 18, 19, 27, 31;
татлы борыч, баклажан — 1, 4, 5, 8, 9, 18, 19, 27, 31;
кыяр — 1, 4, 5, 8, 9, 15, 16, 17, 18, 19, 27, 31;
салат, шпинат, сельдерей, укроп, петрушка — 1, 4, 5, 8, 9, 18, 19, 27, 31;
кәбестә, спаржа — 1, 4, 5, 8, 9, 15, 16, 17, 18, 19, 27, 31;
рәйхан (базилик), майоран, розмарин — 4, 5, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 31;
суган (кыякка) — 4, 5, 8, 9, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 31;
орлыктан үсүче чәчәкләр — 1, 4, 5, 8, 9, 13, 15, 16, 17, 18, 19, 23, 24, 27, 31;
чәчәкләр (суганы) — 1, 4, 5, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 27, 31.

Чәчү өчен уңышсыз көннәр — 14, 28, 29, 30 март.

Ай тулган һәм туган көнне (14 һәм 29 мартта) бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә киңәш ителми. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев