"Сөлчә" җәмгыятендә 146 тырманың барысын да төзәтеп куйганнар, инде культиваторларны сафка бастыралар.
- 5 культиваторның өчесенә осталар кулы тиде дә, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. - Аннары чәчкечләргә тотынабыз, алар бездә өчәү. Ремонтлый торган урын иркен, якты.
Ремонт звеносы членнары - тракторчылар (әлегә тракторларына аерым эш юк) Шамил Минхәеров...
"Сөлчә" җәмгыятендә 146 тырманың барысын да төзәтеп куйганнар, инде культиваторларны сафка бастыралар.
- 5 культиваторның өчесенә осталар кулы тиде дә, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. - Аннары чәчкечләргә тотынабыз, алар бездә өчәү. Ремонтлый торган урын иркен, якты.
Ремонт звеносы членнары - тракторчылар (әлегә тракторларына аерым эш юк) Шамил Минхәеров һәм Фәсыйх Мәхмүтов белән идарә арасында аерым килешү төзелгән, эшләсеннәр генә, түләү булачак. Сүз уңаеннан, җәмгыять якын көннәрдә октябрь ае өчен хак түләргә җыена, ведомостьлар әзер диярлек, акча средстволары бар.
Нет комментариев