“Сөлчә“ җәмгыяте җитәкчесе сүзендә торды
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә“ җәмгыяте җитәкчесе сүзендә торды

"Сөлчә" җәмгыяте директоры Хәмзә Хаматов әйткән сүзендә торды - уракта беренче урын алган комбайнчыга дүрт центнерлы үгез бирде. -Бу хакта уракка төшкәнче сөйләшеп куйган идек, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Лашманнан Хәлил Мөхиббуллин уңган, тәҗрибәле механизатор. Быел да тырышып эшләде һәм комбайнчылар арасында беренче урынга чыкты. Үгез аңа булды. Башка...

"Сөлчә" җәмгыяте директоры Хәмзә Хаматов әйткән сүзендә торды - уракта беренче урын алган комбайнчыга дүрт центнерлы үгез бирде.

-Бу хакта уракка төшкәнче сөйләшеп куйган идек, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Лашманнан Хәлил Мөхиббуллин уңган, тәҗрибәле механизатор. Быел да тырышып эшләде һәм комбайнчылар арасында беренче урынга чыкты. Үгез аңа булды. Башка комбайнчыларга да бушлай берәр бункер бөртек, дүртешәр рулон печән бирдек, эш күләменә карата акчалата да түләдек.

Сөлчә җәмгыять

Нет комментариев