Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районның иң алдынгы комбайнчылары акчалата сертификатлар белән бүләкләнде

Яңгырлар комачаулаганлыктан, бөртеклеләрне урып-җыю эшләре шактый ук соңарды. Шунлыктан игенчеләребезгә кояшлы, коры көннәрнең һәр минуты, һәр сәгате кадерле.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятеннән Олег Аверьянов 2 мең тоннадан күбрәк бөртек суктырган. Алдынгы комбайнчы буларак, ул да акчалата сертификатка ия. Бүләкне Олег Михайловичка район башлыгы Рамил Айбатов басуда тапшырды.

-Уңыш бик яхшы чыга. Ягулык, запас частьләр белән тоткарлык юк, бары яңгырлар гына комачаулый. Һава торышы бирсә, комбайным яңа, көненә уртача 15ләп бункер ашлык суктырам, - ди Олег Аверьянов.

Бүләкләүләрнең тәүге көнендә акчалата сертификатлар “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан тагын Михаил Корниловка, Альберт Санчилеевка, “БИО-АГРО”дан Рәмзил Гарифуллинга, Марсель Нигъмәтуллинга, Марс Сәйфетдиновка, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ннән Рәсим Нуруллинга да тапшырылды.

-Урак язмышы сезнең кулда. Күпме көч, чыгымнар тотып үстерелгән игеннәрне ничек булса да түкми - чәчми җыеп алсак иде. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт, - диде район җитәкчесе аларны тәбрикләгәндә.

Районда тагын башка хуҗалыклардан да алдынгы комбайнчыларны бүләкләячәкләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев