Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әккәрәй” җәмгыятендә үсемлекләрне тәрбияләү яхшы оештырылган

“Әккәрәй” җәмгыятендә уҗым һәм сабан культураларын 3828 гектарда, ягъни планлаганның 92 процент өлешендә чүп үләннәренә каршы препаратлар белән эшкәрттеләр.

Бу хуҗалыкта корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш турында да онытмыйлар, әлеге чара 850 гектарда башкарылган (36 процент). Өстәмә, яфрактан, өстән сиптереп тукландыру инде төгәлләнү ягында.

-Аяз көннәрдә эш ике сменада оештырылды, - ди җәмгыять идарәчесе Илназ Хафизов. –Петр Сипатров һәм Александр Моисеев эретмә ясау өчен суны өлгер ташып  торсалар, Айнур Вафин үзйөрешле “БАРС” бөркегечендә агрегатында көненә 250шәр гектарда гербицидлар сиптерде. Механизаторларга, машина йөртүчеләргә төшке һәм кичке аш әзерлибез.

-Агрегат берьюлы 24 метр киңлектәге араны колачлый, - ди Айнур Вафин.

“Әккәрәй”нең Ульяновкадагы, Кызыл Чишмәдәге, Девичья Полянадагы, Сосновкадагы, Утыз Имәндәге, Әккәрәйдәге иген кырлары күзләрне иркәли, бар да куе, ямь-яшел булып шыткан. Уҗымнарны тукландырганнар, сабан культураларын да минераль ашламалар кертеп, сыйфатлы орлыклар кулланып чәчкәннәр.

-Азык әзерләү техникабыз төзек, бөртек комбайннарын да ремонтлый башлыйбыз, - ди идарәче.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыклары да чүп үләннәренә каршы көрәштә актив эшләүчеләр. Тулаем бу чара тиешленең 47 проценты кадәр, 18 мең 639 гектарда үтәлгән.

 

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев