Чирмешәннең “БИО-АГРО” җәмгыятендә көнбагыш суктыра башладылар
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәннең “БИО-АГРО” җәмгыятендә көнбагыш суктыра башладылар

Әлеге хуҗалыкның Түбән Кәминкә авылы янындагы 1000 гектарлы көнбагыш басуында бүген 18 комбайн эшли.

Җәмгыятьнең баш агрономы Шамил Гасыров әйтүенчә, көнбагышның дымлылыгы суктыру өчен оптималь 7 процент тәшкил итә.

-Уңышны басудан ук Казандагы май сыгу заводына озатабыз. Күп күтәрешле зур йөк машиналары көненә уртача 30ар рейс ясый, аларның һәрберсе 20-25 тонна тирәсе бөртек төяп китә, - ди ул.

Әлеге хуҗалыкта көнбагыш быел барлыгы 5423 гектарда игелгән.

 

 

 


Нет комментариев