Чирмешәндә артистлар хакында хәбәр рация аша тиз таралды
Шушы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре агитбригадасы, игенчеләрнең кәефен күтәрү өчен, басу-кырларга чыкты.
Артистлар Урманасты Үтәмеш авылы тирәсендәге кырга килделәр, биредә эшләүче «БИО-АГРО» җәмгыяте механизаторлары алдында чыгыш ясадылар.
“БИО-АГРО” җәмгыятендә бөртеклеләрне урып-җыю эшләре тиешле мәйданнарның 73 процент өлешендә башкарылган. Уракта 17 комбайн катнаша. Эшләре яхшы бара, биредә ягулык, запас частьләр белән проблема юк. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Шуңа да механизаторларның кәефләре яхшы, комбайннардан да елмаеп кына төштеләр, шаярталар.
Дөрес, уңыш былтыргы кебек мул булмаса да, көчле хуҗалыкның җыярлык икмәге бар. Көннәрнең коры торуыннан файдаланып, җәмгыять механизаторлары көнне төнгә ялгап эшли.
Артистларның килүе турында хәбәр рацияләр аша бик тиз таралды. Игенчеләрнең дә төшке аш вакыты җитте. 11 комбайнны кырның бер почмагында тигез итеп тезеп куйдылар. Көн бик эссе булганга, бөртек ташый торган автомобиль күләгәсенә сыенып утырдылар.
- Комбайн кабинасында да шулай кызумы? – дип кызыксындым янәшәмдәге механизатордан.
- Юк, аннан чыгасы да килми, кондиционер эшләп тора, - дип елмайды ул.
Әңгәмәдәшем Чирмешәндә яшәүче Рамил Хәсәншин булып чыкты, үзе белән шулай таныштырды. Комбайнда өченче сезон эшли икән.
- Уңыштан канәгатьме?
- Былтыргыдан азрак, ләкин бөтенләй начар димәс идем. Менә бу кырда гектардан уртача 18 центнер чыга. Ватылмыйча эшләсәң, көне буена 9-10 бункер бушатам.
Рамилдән хезмәт хакы турында да кызыксындым.
- Быел бит кырга соңрак чыктык, шуңа да әлегә премиальныйлар булмады. Ә менә былтыр урак вакытында бер айга 100 мең сумнан күбрәк алган идем. Кышын гаражда эшлибез, техника ремонтлыйбыз. Мин элек юлчылар оешмасында эшләдем, аннан соң “БИО-АГРО”га күчтем. Миңа монда ошый, - диде ул.
Шул арада артистларыбыз да аппаратураларын да көйләп куйдылар. Механизаторлар алдында Әминә Галимова, Раушания һәм Рәхилә Шакировалар, Марат Галиев чыгыш ясадылар. Киң кырлар буйлап әле рус телендә, әле татарча җырлар яңгырады.
- Без игенчеләрнең күңелләрен күрер өчен, ел саен кырга шулай концерт программасы белән чыгабыз, - диде район мәдәният йорты директоры Әминә Галимова. – Икмәк үстергән якташларыбызга шулай рәхмәтебезне белдерәбез, уңганнарны данлыйбыз.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев