Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” – алтын медаль иясе: Мәскәүдән шундый сөенечле хәбәр килгән

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән “Алтын көз – 2025” конкурсында катнашкан “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте алтын медальгә лаек булган. Хуҗалыкның үсемлекчелек өлкәсендәге эшләре Мәскәүдә шулай югары бәяләнгән.

Җәмгыять бу көннәрдә авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую мәшәкатьләрендә. Машина-тракторларның, тагылма агрегатларның язгы чәчү эшләренә әзерлеген алар Яңа елга кадәр төгәлләмәкчеләр.

–Бер – азык, дүрт бөртек комбайнын чистартып, юып, көпчәкләрен күтәртеп, кышкылыкка бастырдык. Хәзер егетләр тырмалар, машина-тракторларны ремонтлый, – диде җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. –Ремонтчылар үзебезнең базада төш вакытында кайнар аш белән тәэмин ителгән.

–Зур куәтле техникаларны ремонтлау өчен зур чыгымнар кирәктер?

–Әйе, мисал өчен, К–774 тракторының двигателен, тапшырулар тартмасын капиталь ремонтка озаттык, яңа резиналарга заказ бирдек. Шушы бер тракторны ремонтлау гына да 1,5-2 миллион сумнар чамасына төшәргә мөмкин, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Чирмешәнагролылар районда беренчеләрдән булып кырларны туңга сөрүне төгәлләде. Механизаторлар язгы чәчүгә дип 2500 гектар җирне каралтып калдырган.

965 гектарда көзге бодай, 220 гектарда көзге рапс чәчелгән.

–Һава торышының ноябрь аенда да җылы торуы, әлбәттә, безнең файдага түгел, уҗымнар артык үсеп китәргә мөмкин. Аларга төрле корткычлар, чирләр дә зыян салуы бар. Уҗымнарны карап уздык, әлегә хәлләре яхшы. Туңдырып, кар төшү кирәк.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җыеп алынган бөртекләренең күп өлешен урак вакытында чагыштырмача яхшы, рентабельле бәядән сатып өлгергән. Хәзер бөртеккә ихтыяҗ азрак икән, бәясе дә түбәнрәк.

–1250 гектарда көнбагыш иккән идек. Уңышыбыз складларда, әле сатмыйча торабыз, минем тәҗрибә буенча, гадәттә, аңа бәя Яңа елдан соң: февраль, март айларында күтәрелә, – ди Илшат Гозәеров.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, районыбыз хуҗалыкларында 13547 гектарда игелгән көнбагыш басуларының 2700 гектардагысы әлегә сабакта килеш. Аларның уңышын  бераз туңдыргач җыеп алмакчылар.

Районда туңга сөрү эшләре тәмам, барлыгы 38034 гектар мәйданда сабан һәм башка агрегатлар узды.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев