Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Ильхан” җәмгыятендә сенаж салуга керештеләр

Югары Кәминкә авылындагы “Ильхан” җәмгыятендә сенаж салуга керештеләр. Өч КамАЗ машинасы шоферы базга көненә барлыгы 40-50 рейс ясый.

-Сенажга люцерна салабыз, савым сыерларына – яхшы, майлы азык, - ди вакланган үләнне куәтле трактор белән таптатып торучы механизатор Илсур Билалов.

“Ильхан” җәмгыте баш инженеры Илдар Хәнәфиев әйтүенчә, бүген алар хуҗалыгында 1504 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 684е – савым сыеры.

Җәмгыятьнең ферма территориясендәге сенаж базларында былтыргыдан калган азык запасы да шактый.

Белгеч сүзе. Ильяс Гатауллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары:

-Хәзер азык үләннәренең иң сусыл, витаминнарга бай чагы. Сенажга салырга, печәнгә әзерләргә дә вакыт. Әгәр үлән чәчәк атты икән, ул азык түгел инде, шуның өчен аларны картайганчы, вакытында җыеп алырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 3039 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 1212 савым сыеры. Бер баш шартлы терлеккә 40 центнердан да ким булмаган азык берәмлеге әзерләү зарур.

 Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев