Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының ике хуҗалыгы уракны төгәлләде

Районның “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыкларында бөртекле культуралар уңышын җыеп алу эшләре төгәлләнде. Хәзер алар көзге чәчүгә чыгарга әзерләнә.

Тулаем район буенча бөртеклеләр тиешленең 64 процент өлешеннән, 24 меңләп гектар мәйданнан җыеп алынды. Гектар көче 17,7 центнер.

“Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыяте, 2200 гектар мәйданнан 6380 тонна ашлык суктырып, уракны төгәлләде. Монда гектар  көче районда иң югары – 29 центнер. Бу хуҗалык 1400 гектарда көзге бодай чәчәчәк.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” 5060 тонна бөртек суктырган, аларда да урак тәмам. Әлеге хуҗалыкта бер гектардан 19 центнер уңыш алганнар. Игенчеләр җир эшкәртүне дәвам иттерә һәм 1100 гектар мәйданда көзге
бодай чәчәргә әзерләнә.

“БИО-АГРО” җәмгыятендә бөртеклеләрне урып-җыю эшләре тиешле мәйданнарның 62 процент өлешендә башкарылган, “Сөлчә”дә бу күрсәткеч – 58, “Ильхан”да 40 процент тәшкил итә.

– Игенчеләребезгә кичекмәстән көзге чәчүгә дә керешү зарур, районда бу эш 12375 гектарда башкарылачак, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рауфан Шәйхетдинов. – “БИО-АГРО” җәмгыяте чәчүгә районда иң беренче булып керешеп, әлегә 500 гектарлап мәйданда бодай орлыкларын җиргә күмдерде дә.

Кадыйр Гомәров фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев