Районда бөртеклеләр барлык мәйданнарның 13575 гектарыннан, ягъни 50,1 процент өлешеннән суктырып алынды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән 26 августка алынган мәгълүматлар буенча, гектар көче - уртача 41 центнер. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу күрсәткеч – 54,5, “БИО-АГРО”да - 47,8, “Әккәрәй” җәмгыятендә – 44,5 центнер.
Уракта “Әккәрәй” җәмгыяте алда бара. Бу хуҗалык комбайнчылары бөртеклеләр мәйданнарының 70,6 процент өлешеннән игеннәрне суктырган. “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында, “БИО-АГРО” да урып-җыю эшләре башкалар белән чагыштырганда оешканрак бара.
Хуҗалыкларның кайберләрендә көзге чәчүгә дә керештеләр. Районда бу эшне барлыгы 10795 гектарда башкарасы, шуның 5772 гектарында орлыклар җир куенына салынган.
“БИО-АГРО” җәмгыяте әлеге 5000 гектарда, “ЧИРМЕШӘНАГРО” – 520, “Сөлчә” – 110, “Әккәрәй” җәмгыяте 82 гектарда көзге культуралар чәчеп куйды.
Нет комментариев