Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында урак алдынгылары бүләкләнде

Районда урак уңганнарына – комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырдылар.

“БИО-АГРО” җәмгыяте комбайнчысы Марсель Нигъмәтуллин “Тукано” комбайны белән 1962 тонна ашлык суктырган. Район башлыгы Рамил Айбатов басуга барып, аңа 5 мең сумга акчалата сертификат тапшырды. Шул ук җәмгыятьтән Рәмзил Гарифуллин – 4 мең, Марс Сәйфетдинов та 3 мең сумлык шундый бүләкләргә ия.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятеннән “Полесье” комбайнында эшләүче Сергей Зубов район җитәкчесе кулыннан 5 мең сум, шәхси эшмәкәр Йосып Фәрхетдинов та 4 мең сумга сертификат алдылар.

-Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Бәла-касасыз эшләгез, - диде кыр уңганнарына Рамил Тәлгать улы.

Гомумән, 10 көнлек урак йомгаклары буенча, районнан барлыгы 16 якташыбыз акчалата бүләкләргә ия. Беренче урын өчен – 5 мең, икенчегә – 4 мең, өченче урын алучыга 3 мең сум.

“Сөлчә”дән Алексей Симухин, Фаил Әхмәтҗанов, “Әккәрәйдән” Вячеслав Макаров, Петр Сипатров, Илья Мензелин, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятеннән Александр Петрушков, “Регион Зерно”дан Изруди Оздамиров, “Гатин Д.М.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Нәфис Хәйрисламов, “Фәтхетдинов И.И.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Газинур Юнысов, “Митяева Л.В.” КФХсыннан Иван Семкичев, “Миронов Л.Н.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Евгений Матвеев шулай ук мактау-хөрмәткә лаек булып, акчалата сертификатлар ияләре булдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев