Чирмешән районында туңга сөрү кырларның 85 процент өлешендә башкарылган
Районда көздән эшкәртелергә тиешле 44 мең 261 гектар чәчүлек мәйданнарның 85 процент өлешен каралтканнар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 21 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, туңга сөрү, җирләрне эшкәртү мәшәкатьләрен “Әккәрәй”, “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” кебек зур хуҗалыклар төгәлләде инде. “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында да бу эшләр ахырына якынлаша. “Лидер Трейд”, “Ильхан”, “Сөлчә” җәмгыятьләрендә мәйданнарның 81шәр процент өлешеннән агрегатлар узган. Туңга сөрү планы “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә 61 процентка, “Кара Чишмә”дә әлегә 28 процент күләмендә генә үтәлгән.
Марат Гомәров фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев