Чирмешән районында мал асраучыларның 67 проценты субсидия алган
Быел районда терлек тотучыларның 67 проценты мал асрау чыгымнарын өлешчә каплауга бирелә торган субсидияне алу өчен гариза тапшырган.
Беренче һәм икенче траншта 956 сыер һәм 131 кәҗә хуҗасы - 431 гаилә 6 миллион 153 мең 800 сум күләмендә дәүләт ярдәме алган.
-Икенче траншта тагын 15 якташыбыз гариза бирде. 21 сыер һәм 5 кәҗә өчен 137 мең 300 сум акча хуҗаларның исәп-хисап счетына күчә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. – Ат асраучылар да дәүләт ярдәменнән файдаланды. 20 кеше барлыгы 595 мең сум субсидия алды.
30 көнгә кадәрле бәпкә, чебеш сатып алучылар да дәүләт ярдәменнән файдаланган. Ул 50дән алып 100 башка кадәр каз, үрдәк бәпкәләре, тавык, күркә чебиләре сатып алучыларга бирелә. Беренче сайлап алу турында катнашкан 29 гаилә 312 мең 580 сум субсидия алган. Хәзер икенче сайлап алу туры бара. Бусында өч гариза кергән.
Быел районда кече фермалар саны икегә арткан. Иске Үтәмеш авылында яшәүче ике гаилә савым сыерлары санын арттыру нияте белән абзарларын зурайтуга берешәр миллион сум дәүләт ярдәме алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев