Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында кыр эшләренә 200дән күбрәк трактор чыгачак

Районда язгы кыр эшләрендә “җигеләчәк” әлеге техникаларның төзеклеген инспекторлар бәяли.

Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы  инженер-инспекторы Радик Назыйров әйтүенчә, язгы кыр эшләренә районда 200дән күбрәк трактор җәлеп ителәчәк. Аларга 10 апрельгә кадәр техник карау үткәрү зарур. Белгечләр тәүге мондый тикшерүне “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятеннән башлаганнар.

-Анда 12 берәмлек техниканы карадык. Хуҗалыкта, елдагыча, техник карауга яхшы әзерләнгәннәр. Тракторларның янгын сүндергечләре төзек, аптечкалары бар, техникаларның фаралары, поворотниклары яна, тормозлары эшли. Механизаторлары таныклыклы, - ди инспектор. – Бер генә дәгьва: ашлама сиптергечләр – разбрасывательләр таккан тракторларның  фараларын өскәрәк күтәрү зарур. Сиптергечне тагып күтәргәч, кызыл утлар каплана, юлда караңгыда арттан баручыларга күренми. Шул сәбәпле  һәлакәт булырга мөмкин.

Район хуҗалыкларының барысының да техникалары шушы рәвештә тикшереләчәк.  Әлегә, “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан кала, “БИО-АГРО”, “Тепсуркаев. В.Ә.”, “Сөлчә” җәмгыятьләрендә бу яктан әзерлек яхшы.  Техникаларың язгы кыр эшләренә әзерлеген 1 апрельдә  Казаннан киләчәк махсус комиссия дә бәяләргә тиеш.  

Радик Назыйров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев