Чирмешән районында көнбагыш басуларының 78,5 процент өлешеннән уңыш җыеп алынган
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында көнбагыш басуларының 78,5 процент өлешеннән уңыш җыеп алынган

Район хуҗалыкларында көзге яңгырларга кадәр көнбагыш басуларының да байтак өлешеннән комбайннар узды. “БИО-АГРО”, “Сөлчә” җәмгыятьләрендә әлеге техник культураны җыеп алу эшләрен төгәлләделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идаресеннән 15 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, районда көнбагыш 13547 гектарда игелгән булса, шуның 78,5 процент өлешеннән уңыш җыеп алынган. Гектар көче уртача 23 центнер тәшкил итә.

***

Район хуҗалыкларында план буенча 44261 гектар мәйданда кырларны туңга сөрәсе. Бүгенгә шуның 79 процент өлеше эшкәртелгән.

***

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында быел барлыгы 100 мең 368 тонна бөртеклеләр суктырып алынды. Гектарыннан уртача 37,1 центнер уңыш чыккан.

***

“БИО-АГРО” җәмгыятендә 4119 гектар мәйданда чәчелгән көзге бодай кырларын әүвәл гербицид белән, аннан соң җылы көннәрдә уҗымнар артык үсеп китмәсен өчен үсеш регуляторы (регулятор роста) препараты белән эшкәрттеләр.

-Кырларны “Хорш”, “Джакто” дип аталган чит ил техникалары белән эшкәрттек. Алар сыек препаратларны һәрберсе 36 метр киңлектә иңләп сиптерә. 1864 гектарда чәчелгән көзге рапс кырларын да гербицид белән эшкәртеп калдырдык, - диде “БИО-АГРО” җәмгыяте агрохимик-агрономы Рәдиф Гайнуллин.


Нет комментариев