Чирмешән районында бөртеклеләр гектарыннан уртача 43,7 центнер уңыш бирә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 августка алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында игеннәр 6972 гектар мәйданнан җыеп алынган, тиешленең 25,7 проценты.
Гектар көче – 43,7 центнер. Бу күрсәткеч иң югарысы. “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә - гектарыннан 58,6 центнер тәшкил итә. “БИО-АГРО”да – 47,5, “Әккәрәй”дә – 43,8, “Лидер Трейд”та, “Илхан”да, “Андреевка”да – 30ар, “Сөлчә”дә – 25,2, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә – 23,3 центнер.
“Әккәрәй” җәмгыяте уракны барлык мәйданнарының 43,3 процент өлешендә төгәлләде. БИО-АГРО да басуларының 36 проценты өлешеннән ашлыкны суктыра алган. “Сөлчә”дә бу күрсәткеч – 33, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – 31 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев