Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында арпа, көнбагыш, рапс чәчәләр

“БИО-АГРО” җәмгыятендә 3088 гектарда, ягъни планлаган мәйданда арпа чәчтеләр дә.

Бу хуҗалыкта 5269 гектарда – көнбагыш, 3311 гектарда – рапс, 2126 гектарда бодай да чәчмәкчеләр.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да 250 гектарда – көнбагыш, 360  гектарда рапс орлыклары җир куенына салынган.

Район буенча тиешленең (44 мең 160 гектар) 10 процент өлешендә, 4356 чәчү агрегатлары узган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күпчелегендә чәчкечләр кырга чыкмаган әле. Бу көннәрдә дистәләгән техника көздән сөрелгән җирләрдә дым каплата. Әлеге чара, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 апрельдә алынган сводкага караганда, 33 мең 529 гектарда, ягъни барлык мәйданның 63 процентында башкарылган.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да тырма агрегатларына эш калмады, “БИО-АГРО”да да темп югары.

Уҗымнарны тукландыру төгәлләнү ягында, күпьеллык үләннәрнең дә 60 процентын минераль ашламалар белән сыйладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев