Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү техникасы хәстәрен күрә

Казаннан килгән вәкилләр - авыл хуҗалыгы һәм Гостехнадзор хезмәте белгечләре районыбыз хуҗалыкларындагы терлек азыгы әзерләү техникаларының төзеклеген бәяләде.

Нәтиҗәдә “ЧИРМЕШӘНАГРО” иң күп балл җыйган. “Ильхан“ һәм “Сөлчә” җәмгыятьләрендәге печән әзерләү, сенаж, силос салу техникаларына да бәя яхшы.

Ирек Назыйров, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте баш инженеры: - Әлеге эшләргә чапкычлы “Палессе” комбайнын, печән әйләндергеч “ворошилка”ны, төргәкләргә җыя торган пресс-подборщикны әзерләп куйдык. Дөрес, безнең терлек азыгы үсә торган мәйданнарыбыз күп түгел. Уракка әзерләнү кысаларында бөртек комбайннарын ремонтлау өчен запас частьләргә заказ бирдек, көтәбез, аларга зур ремонт таләп ителми. Печәнгә төшкәнче, бу көннәрдә уҗымнарны, көнбагыш кырларын корткычларга каршы  химикатлар белән эшкәртәбез.

Илдар Хәнәфиев, “Ильхан” җәмгыяте баш инженеры: - Терлек азыгы әзерләү өчен подборщиклы ”Палессе” комбайныбыз бар. Аңа зур ремонт кирәкми, майлап, кайбер урыннарын тикшереп, карап кына чыгасы. Эшләп калган техника. Үләннәрне чабарга техниканы читтән яллыйбыз, җыя торганнарыбыз әзер. Хәзер иң мөһиме - яңгыр кирәк.  Кыраулардан соң люцерна үләннәре башларын игәннәр иде, җылыларда авыр гына күтәрелеп киләләр.

Бездә 853 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 369ы – савым сыеры. Азык культураларыбыз барлыгы 1021 гектар мәйдан били. Мал күп булганлыктан,  сенажны дүрт базга салабыз.

Бөртек комбайннарыбыз исә икәү - чит илнекеләр. Әтиле-уллы Альберт һәм Айрат Сафиннар аларны бик карап, сак йөргәнлектән, бу техникаларыбыз төзек, зур ремонт соралмый.

Хәмзә Хамматов, “Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе: - Азык әзерләү техникаларыбыз  тулысынча диярлек әзер. “Палессе” комбайныбыз, чапкычлар, “ворошилка”, “подборщикларыбыз” – барысы да “аякта”. Бер чапкычның пычакларын гына алыштырасы.

Хуҗалыгыбызның 700 баш мөгезле эре терлеге, 24 баш аты бар. Шуңа күрә терлек азыгы күп  кирәк. Әлегә ике сенаж базыбыз ачмаган, запас тора: берсе - Иске Элмәледә, икенчесе – Яңа Элмәле авылында. Андый базларыбыз барлыгы алтау, аларны ел да тутырабыз, кайбер елларда кырда хәтта курганнар да ясарга туры килгәли. 935 гектарда берьеллык культуралар, катнаш азык; 600 гектарда күпьеллыклар: люцерна, спарцет, костер үләннәре үстерәбез. Хәзер яңгыр көтәбез, дым бик кирәк.

Дүрт бөртек комбайныбыз: ике “Дон, ике “Палессе” бар, аларны да ремонтлыйбыз, комбайнчыларыбыз эшкә чыкты.

Ильяс Гатауллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары: - Сыйфатлы терлек азыгын вакытында, картайтмыйча, туклыклы вакытта алу бик мөһим. Соңга калырга ярамый, һәр эшнең үз вакыты. Бу эшләр тау артында түгел, атна-ун көннән азык әзерләү мәшәкатьләре башланачак. Үләннәр өлгереп, күтәрелеп килә. Аларны җыеп алу өчен кирәкле техниканы алдан әзерләү зарур.

Ильяс Гатауллин фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев