Чирмешән игенчеләре 38 мең 629 тонна ашлык суктырган
Район хуҗалыкларында 8918 гектар мәйданнан, тиешленең 32,9 процент өлешеннән бөртеклеләр суктырылган. Уңдырышлылык – гектарыннан уртача 43,3 центнер.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 августка алынган мәгълүматлр буенча, уракта “Әккәрәй” җәмгыяте алда бара, хуҗалыкта бөртеклеләр мәйданнарының яртысыннан күбрәк өлешеннән комбайннар узган. Ә уңдырышлылык күрсәткеченең иң югарысы “ЧИРМЕШӘНАГРО”да, бу хуҗалык әлегә гектарыннан 59,1 центнер уңыш ала. “БИО-АГРО”да бу күрсәткеч – 47,5, “Әккәрәй”дә – 44,2, “Ильхан”да 30ар центнер тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев