Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” чәчүне төгәлләде дә

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте, карабодайдан кала, тиешле булган мәйданнарда чәчүне төгәлләде дә.

Кыр эшләрен тиз, сыйфатлы башкардылар бу хуҗалыкта.

“БИО АГРО” җәмгыятендә хәзер көн саен уртача 700-1000 гектарда чәчкечләр уза. Монда тиешленең 57 процент өлешендә, 9305 гектарда чәчкәннәр.

“Сөлчә”дә дә кыр эшләре көйле бара, 1141 гектарда (64 процент) арпа, солы, берьеллык үләннәр орлыклары җир куенында инде.

“Кара Чишмә”дә 630 гектарда сабан бодае чәчтеләр, биредә чәчү соңгы гектарларда бара.

Башкалар белән чагыштырганда, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә агрегатларга эш күп әле, чәчкечләр узган мәйданнар 700 гектар (18 процент) гына.

Тулаем, район буенча, 23 мең 405 гектарда (53 процент) сабанашлык культуралары чәчелгән. Бу күрсәткеч көн саен уртача 2300 гектарга үсә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев