Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының кайбер хуҗалыклары уракны - бөртеклеләр җыюны төгәлли дә

Тагын дүрт-биш көннән, һава торышы бозылмаса, кайбер хуҗалыклар уракны төгәлли дә.

Тулаем, район буенча, барлык мәйданнарның 67 процент өлешеннән, ягъни 22 мең 781 гектардан уңыш суктырып алынган да. Гектар көче 26,6 центнер.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “Әккәрәй”, “Ильхан”, “Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятьләрендә, “Тепсуркаев В.А.” хуҗалыгында урак темпы югары. “БИО АГРО” аяз көннәрне шулай ук җитештерүчән файдаланалар.

7473 гектарда, ягъни планлаганның яртысында уҗым бодае чәчелде. “ЧИРМЕШӘНАГРО” бу эшне төгәлләде дә. “Сөлчә”, “Серендеев Н.И.” хуҗалыклары да планны үтәү алдында.

9119 гектар җир эшкәртелгән (18 процент). Әлеге агротехник чара “ЧИРМЕШӘНАГРО”да, “БИО АГРО”да яхшы бара.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев