Районда азык әзерләү техникасының әзерлеген бәяләделәр. Үзара тикшерү нигезендә, бу эштә “Ильхан” җәмгыяте иң яхшы дип табылды.
“ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Әккәрәй” җәмгыятьләре дә комиссиянең уңай бәясен алды.
- Озакка сузмыйча, якын көннәрдә үк үләннәрне чаба башларга кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Җылытса, үләннәр ныграк үсә башлый, вакытында чапмасаң, алар картая, сыйфатын югалта.
Фото: архив.
Нет комментариев