Югары Кәминкәдәге “Ильхан” җәмгыяте хәзерләүчеләргә көн саен уртача 8800 килограмм тирәсе сөт сата. Бу районда иң югары күрсәткеч. Биредә 360 сыер бар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тупланган мәгълүматларга караганда, сөт сатуда “ЧИРМЕШӘН-АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” (көнгә уртача 2900 килограмм), “Сөлчә” (2600), “Әккәрәй” (2400)җәмгыятьләре күрсәткечләре югарырак.

Тулаем районның авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән көн саен уртача 21 тонна, ягъни былтыргы шул чордан 5 тоннага күбрәк сөт озатыла.

Районда сыерлар саны 1470 баш. Шәхси хуҗалыкларда 1911 сыер исәпләнә, алардан көнгә уртача 13 тонна сөт сатып алалар, шуның 1500 килограммын – Түбән Кәминкә, 1365 килограммын – Ивашкино, 1200әр килограммын Чирмешән, Кармыш, Иске Кади авыл җирлекләрендәге хуҗалыклар тапшыра.
фото: автор
Нет комментариев