Чирмешән районында уракка әзерләнәләр
Александр Еферов инде 8 ел эшләткән “Енисей“ комбайнын быел кабызып караган да. Берничә көннән ул уракка әзер дә була.
-Былтыр җитди ватылуларсыз эшләдек, - ди “Серендеев Н.И.“ җәмгыяте (Ивашкино) комбайнчысы. -Бездә запас частьләр кирәксә бик тиз табып кайтаралар. Бөртек ташыганда тоткарлыклар тоймыйбыз, дизель ягулыгын да алдан ук кайгырталар.
Хезмәт кешесе хөрмәтле монда. Узган елда Александр бушлай, премия рәвешендә 2 тонна бодай һәм арпа алган. Сезонга 70 мең сум чамасы акча түләгәннәр, печән дә биргәннәр.
-Шуңа да кызыксынып эшлибез, - ди өч бала әтисе, 37 яшьлек Еферов. -Үзебез чәчәбез, үзебез урабыз. Быел яңгырлар гына тансык, җирдә дым аз. Алай да, кырга чыгып карадым, уҗым культуралары яхшы, бәлки яз чәчелгән участоклар яңгырлар да күрер.
Еферовлар әллә ничә баш бозау, дуңгызлар да асрыйлар, бер тана бозауларын сыер итмәкчеләр. Эшләгәч, азыгын алгач, мал тотарга да уңай.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев