Чирмешән районында тагын 11 мең гектарда җир сөрәсе калды
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барысы 37 мең 634 гектар җир эшкәртелгән, ягъни планлаганның 77 проценты кадәр.
Бу агротехник чараны “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “Күтәмә АГРОфирмасы”, “Ильхан” җәмгыятьләрендә озакка сузмадылар. “БИО АГРО”да берничә көнлек эш калды.
1200 гектар чамасы мәйданда көнбагыш уңышын суктырасы бар, нигездә, Иске Котыштагы “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев