Соңгы көннәрдә район хуҗалыкларында комбайннар кырга чыкмады, эшкә һава торышы комачаулый. Билгеле, яңгырлар да артык түгел, дым кирәк, чәчү үткәрәсе бар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җиткергән мәгълүматларга караганда, бөртеклеләрнең 18 мең гектарыннан (44 процент) уңыш суктырып алынган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу күрсәткеч – 58 процент. “БИО АГРО” җәмгыяте дә байтак мәйданнарны иңләде.
Уңыш ягыннан да “ЧИРМЕШӘНАГРО” алда – һәр гектардан уртача 47,8 центнер бөртек җыялар, ә “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында – 47,2, “Ильхан”да – 40, “КүтәмәАГРОфирмасы”нда – 39, “Әккәрәй”дә – 38 центнер.
Әлегә 4382 гектар (процент) җир эшкәртелгән. Уҗым бодае һәм арыш чәчү өчен 8205 гектар җир әзерләнгән. Әлегә көзге чәчүгә керешүчеләр юк.
фото: архив
Нет комментариев