Чирмешән җирләренә кем хуҗа?
Безнең районда 50498 гектар җир 10028 якташыбыз арасында бүленгән. Шуларның 40356 гектарын 8100 райондашыбыз үз милке итеп рәсмиләштерде. 1992 елдагы "җир реформасы" нигезендә, авыл хуҗалыгы җирләре колхозда эшләүчеләргә, яки шунда эшләп чыккан пенсионерларга һәм социаль сферада хезмәт куючыларга пай өлеше буларак бушлай бүлеп бирелгән иде. 1928 якташыбыз үзләренә тигән бу...
1992 елдагы "җир реформасы" нигезендә, авыл хуҗалыгы җирләре колхозда эшләүчеләргә, яки шунда эшләп чыккан пенсионерларга һәм социаль сферада хезмәт куючыларга пай өлеше буларак бушлай бүлеп бирелгән иде. 1928 якташыбыз үзләренә тигән бу милекне кирәк дип тапмаган һәм үз өлешләрен рәсмиләштермәгән. Дөрес, соңрак кайбер пайчылар суд аша үз өлешләрен кире кайтарып алды. Ә калган 8399 гектар җир мәйданнары исә муниципаль милек дип танылган. Авыл җирлекләре әлеге җирләрне авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә арендага бирә яки сата.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев