Бүген төнге сәгать 2дә бердәм "112" номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Лениногорск районыннан Иске Шөгер - Әлмәт тирәсендә юлдан язып, кар өеменә килеп кергән һәм үзенең кайда икәнен белә алмаган хатын-кыз машина йөртүчедән хәбәр алынган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Эчке эшләр министрлыгы һәм 7нче эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 32 яшьлек хатын-кызны һәм аның автомобилен эзләргә чыккан, һәлакәткә юлыккан «Хендэ Солярис» автомобильленә тап булганнар. 1 сәгать 50 минуттан хатын-кызны Әлмәт районының Иске Суркино авылы янында табып алганнар. Хатын-кызның хәле канәгатьләнерлек булган, аңа табиблар ярдәме кирәк булмаган.
Нет комментариев