Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Йөртүчеләр исән, пассажирлар үлгән

6 ноябрь көнне 23 сәгать 30 минутта Күтәмә тирәсендә булган авариядә ике яшь кешенең гомере өзелә. ВАЗ-21124 автомобиле белән Ивашкино авылы кешесе - 26 яшьлек ир -егет идарә иткән. Машина юл читенә төшеп, әйләнеп каплана. Шофер исән кала, әмма пассажирлар нык җәрәхәтләнә, аларның берсе, 1992 елгы егет, шунда ук үлә,...

6 ноябрь көнне 23 сәгать 30 минутта Күтәмә тирәсендә булган авариядә ике яшь кешенең гомере өзелә.


ВАЗ-21124 автомобиле белән Ивашкино авылы кешесе - 26 яшьлек ир -егет идарә иткән. Машина юл читенә төшеп, әйләнеп каплана. Шофер исән кала, әмма пассажирлар нык җәрәхәтләнә, аларның берсе, 1992 елгы егет, шунда ук үлә, икенчесе - 1990 елгы кыз бала аңга килмичә, берничә сәгатьтән район үзәк больницасында җан бирә.

7 ноябрь киче дә байтак гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде.

Бәйрәмгә Лашманга, әти-әниләренә кайткан яшь гаилә Яңа Чишмә районының Ак бүре авылы янында шулай ук юл һәлакәтенә очрый. 1992 елгы яшь хатынның гомере фаҗига урынында ук өзелә, ә аның ирен авыр хәлдә Яңа Чишмә район үзәк больницасына алып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авария