Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Җәяүле, үз юлыңнан йөре!

Статистика буенча, җәяүлеләрнең машина астына эләгү очраклары көзге-кышкы чорда нык арта. Күп очракта фаҗигаләр җәяүлеләрнең юл аша тиешсез урыннарда чыгуы аркасында килеп чыга. 20нче октябрьдән 1нче декабрьгә кадәр республикада һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә "Җәяүле, үз юлыңнан йөре!" социаль кампаниясе уза. Бу айларда көн кыскару, караңгы вакытта күз күреме начараю...

Статистика буенча, җәяүлеләрнең машина астына эләгү очраклары көзге-кышкы чорда нык арта. Күп очракта фаҗигаләр җәяүлеләрнең юл аша тиешсез урыннарда чыгуы аркасында килеп чыга.


20нче октябрьдән 1нче декабрьгә кадәр республикада һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә "Җәяүле, үз юлыңнан йөре!" социаль кампаниясе уза. Бу айларда көн кыскару, караңгы вакытта күз күреме начараю сәбәпле, машина йөртүчеләрдән аеруча игътибарлы булу сорала.

Ел башыннан районыбызда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 211 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Балалар тарафыннан мондый төр кагыйдәләрне үтәмәүнең 14 очрагы теркәлгән. Җәзага тартылучылар, нигездә, район үзәгендә яшәүчеләр. Җәяүлеләр өчен аерым юл-тротуарлар булып та, автомобиль юлларыннан йөрүчеләр күп. Ә моның өчен 200 сум күләмендә штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җәяүлеләр