Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Штрафлар турында – интернет аша

Яңа закон буенча, хәзер шофер фото-видеокүзәтү камералары төшергән кагыйдә бозулар өчен штрафлар турында мәгълүматны үзе теләгән юл белән: электрон яисә гади почта аша сайлап ала. Интернет челтәрен сайлаган очракта йөртүче штраф турында мәгълүматны кыска вакытта ала һәм аны 20 тәүлек эчендә 50 процентлы ташлама белән түли дә. Моның өчен йөртүче...

Яңа закон буенча, хәзер шофер фото-видеокүзәтү камералары төшергән кагыйдә бозулар өчен штрафлар турында мәгълүматны үзе теләгән юл белән: электрон яисә гади почта аша сайлап ала.


Интернет челтәрен сайлаган очракта йөртүче штраф турында мәгълүматны кыска вакытта ала һәм аны 20 тәүлек эчендә 50 процентлы ташлама белән түли дә. Моның өчен йөртүче штрафлар турындагы мәгълүматны электрон почтага җибәрүләрен сорап ЮХИДИ бүлекчәсенә гариза язарга тиеш.

ЮХИДИ бүлекчәсендә хәбәр, итүләренчә, транспорт чараларын теркәгәндә гражданнар 2-29-74 номеры буенча шалтыратып, кабул итүгә языла алалар. Мондый хезмәттән www.gosuslugi.ru сайтында шәхси кабинетта файдаланып була. Кирәкле документлар исемлеге белән ЮХИДИнең рәсми сайтында таныша аласыз.

ЮХИДИ бүлекчәсе бинасында пандуслар булмау сәбәпле, мөмкинлекләре чикле кешеләр транспорт чараларын теркәү өчен белгечне өйгә чакырта алалар.

Белешмәләр өчен телефон: 2-29-74.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined