Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кече Чегодай янындагы авариядә исерек шофер гаепле

12 июль көнне Чирмешән-Лениногорск юлында, Кече Чегодай янындагы юл чатында, авария була. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе - Чирмешәндә яшәүче 85 яшьлек абзый. Олы яшьтә булуына карамастан, "Нива" йөртүче салмыш хәлдә руль артына утыра. Юл чатында төп юлдан килүче машинага юл бирми һәм аңа килеп бәрелә. Бәхеткә, авариядә тән җәрәхәте алучы юк....

12 июль көнне Чирмешән-Лениногорск юлында, Кече Чегодай янындагы юл чатында, авария була.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе - Чирмешәндә яшәүче 85 яшьлек абзый. Олы яшьтә булуына карамастан, "Нива" йөртүче салмыш хәлдә руль артына утыра. Юл чатында төп юлдан килүче машинага юл бирми һәм аңа килеп бәрелә. Бәхеткә, авариядә тән җәрәхәте алучы юк. Гаепле якташыбызга ике елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм калу яный. Әле тагын 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк.
Бөгелмәдән районга электр челтәрләренә командировкага килгән бер эшче дә, мөгаен, йөртү таныклыгын күпмедер вакыттан соң гына кире алыр. Күтәртү механизмы куелган машина белән идарә итүче бу шофер, кичтән салып, иртән руль артына утыра. Махмырдан интеккән машина йөртүчене ЮХИДИ инспекторлары туктата. Хәзер аның киләчәген суд хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан авария