Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Исерек шоферны Түбән Чегодайда куып тотканнар

Түбән Чегодай авылына керү юлында “җиделе” автомашинасын йөртүче, ЮХИДИ инспекторларының туктату таләбенә буйсынмыйча, авылга таба элдертә. Аны куып китеп, тиз тоталар.

Баксаң, качарга теләүче шофер исерек булып чыга.

-53 яшьлек ир-ат нык салган. Ярый эле юлда бәла-каза чыгарырга өлгермәде, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозучыга, исерек килеш руль артына утырган өчен, 30 мең сум штрафтан кала, инспекторлар таләбенә буйсынмаган, туктамаган өчен дә түләргә туры киләчәк. Өстәвенә. аек булмаган  шоферларны  ел ярымнан яки ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев