Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Хатыннар да исерек килеш машина йөртә

ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнаның беренче көнендә - бер, ә соңгы көнендә исерек хәлдә машина йөртүче ике кешене тоткарлаганнар. 28 май көнне, рейд вакытында, салмыш килеш автомобильдә җилдерүче Шешминка кешесен туктатканнар. Инде аңа шактый вакыт җәяү йөрергә туры киләчәк. Агымдагы елда 33 райондашыбыз машина йөртү хокукыннан "колак каккан", шуларның берсе -...

ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнаның беренче көнендә - бер, ә соңгы көнендә исерек хәлдә машина йөртүче ике кешене тоткарлаганнар.

28 май көнне, рейд вакытында, салмыш килеш автомобильдә җилдерүче Шешминка кешесен туктатканнар. Инде аңа шактый вакыт җәяү йөрергә туры киләчәк.
Агымдагы елда 33 райондашыбыз машина йөртү хокукыннан "колак каккан", шуларның берсе - хатын-кыз. Барысына да аракы эчү гаепле.
1 июнь көнне түбәнкәминкәле - 34 яшьлек исерек ир-ат автомобиле белән юл читендә әйләнеп каплана. Шул ук көнне исерек чирмешәнленең автомобиле, хуҗасын "тыңламыйча", коймага килеп бәрелә.
Бу машина йөртүчеләрнең өчесенә дә 30ар мең сум акчаларын чыгарып салырга, ә ничә ел җәяү генә йөрергә туры килер, анысын суд хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан