Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Фараларны кабызып йөрик

Ноябрь аенда гына да районыбыз территориясендә зур ике юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 4 кешенең гомере өзелде. Фаҗига белән тәмамланган шушы вакыйгалар машина йөртүче якташларыбызны уйланырга, юлларда тагын да саграк булырга этәрсен иде. Чөнки аварияләр, гадәттә, ваемсызлык, юлда йөрүнең элементар кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Әйтик, административ хокук бозулар кодексының 12.20...

Ноябрь аенда гына да районыбыз территориясендә зур ике юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 4 кешенең гомере өзелде.

Фаҗига белән тәмамланган шушы вакыйгалар машина йөртүче якташларыбызны уйланырга, юлларда тагын да саграк булырга этәрсен иде. Чөнки аварияләр, гадәттә, ваемсызлык, юлда йөрүнең элементар кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Әйтик, административ хокук бозулар кодексының 12.20 маддәсе һәм юл йөрү кагыйдәләренең 19.5 пункты нигезендә автотранспорт ияләре көндезен автомобиль фараларын кабызып йөрергә тиеш булсалар да, әлеге канунны санга сукмаучылар байтак. Югыйсә, хәрәкәт вакытында яктырту приборларын кабызуның аварияләрне якынча 15 процентка азайтуы күптән исбатланган. Бу бигрәк тә эңгер-меңгер, күз күреме начар булган һава торышы шартларында кирәк.

Фараларны көндез кабызып йөрмәгән өчен быел 160 кеше 100әр сум күләмендә штрафка тартылган. Кызганыч, кагыйдә бозучылар арасында җитәкчеләр дә бар.

Үзебезнең һәм юлда йөрүче башка кешеләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куймыйк!

Самат Хәйруллин, Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined