Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә тагын ике исерек шофер тоткарланган

Чирмешән автоинспекторлары машина белән алкоголь кулланган килеш идарә иткән тагын ике йөртүчене тоткарлаган. Кармакка эләгүчеләр - икесе дә "Калина" машинасы хуҗалары. -Кичке 11ләр тирәсендә Югары Кәминкәдә туктаткан йөртүченең документларын тикшергәндә, ис сизеп алдык. Яшь егет сыра эчкән булып чыкты. Шул ук төннең икенче яртысында район үзәгендәге Дзержинский урамында "Калина" йөртүчесе...

Чирмешән автоинспекторлары машина белән алкоголь кулланган килеш идарә иткән тагын ике йөртүчене тоткарлаган. Кармакка эләгүчеләр - икесе дә "Калина" машинасы хуҗалары.


-Кичке 11ләр тирәсендә Югары Кәминкәдә туктаткан йөртүченең документларын тикшергәндә, ис сизеп алдык. Яшь егет сыра эчкән булып чыкты. Шул ук төннең икенче яртысында район үзәгендәге Дзержинский урамында "Калина" йөртүчесе дә салган иде, - районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.

Егетләрнең машиналары Нурлат штраф стоянкасына озатылган. Кагыйдә бозучыларга 30 мең сум штраф яный. Аларга ел ярым, яки ике ел автотранспорт белән идарә итү тыелачак, анысын суд хәл итә.

-Адәм баласы аңламаса да аңламас икән, нинди зур штрафлар бирәләр, "права"сыз, эшсез калалар - тик барыбер, эчеп руль артына утыручылар әле һаман кимеми. Аптырый торган, атна саен район юлларында гына да ике-өч исерек тоткарлыйбыз. Андыйлар аркасында күпме авария була, кешеләр үлә, бу хакта телевизордан күрсәтеп, газеталарда язып торалар, югыйсә, - ди Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined калина