Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә мәктәп автобусларын тикшерделәр

Чирмешәндә балалар йөртүче мәктәп автобусларына куркынычсызлык паспортлары тутырдылар. Автоинспекторлар әүвәл әлеге техникаларның төзеклеген тикшерде.

 Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәп автобуслары, елдагыча, “энә күзеннән” үткәрелде.

 Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, автобусларда куркынычсызлык каешлары булуы, аларның тахографлар һәм ГЛОНАСС системасы белән җиһазлануы, тормоз системаларының, яктылык приборларының төзеклеге һәм балаларны йөртү куркынычсызлыгы белән бәйле башка техник параметрлар тикшерелгән. Һәр транспорт чарасына куркынычсызлык паспорты төзегәннәр.

 -Барлыгы 15 автобуска бәя бирелде. Аларның берсендә тизлек чикләнүе хакындагы наклейкасы юк (автобуслар тизлекне сәгатенә 60 километрдан арттырмыйлар), кайсыларында балалар баса торган баскычларны рәтлисе бар. Шуның ише вак-төяк җитешсезлекләр дә 1 сентябрьгә кадәр төзәтелергә тиеш. Балаларны йөртү кагыйдәләре хакында шоферлар белән әңгәмә үткәрдек,  - диде районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X