Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Өч авариядә - өч үлем

Соңгы атна-ун көн эчендә районыбыз юлларында булган һәлакәтләрнең өчесендә кеше гомере өзелде. Фаҗига урынында ук һәлак булучыларның өчесе дә ир-атлар. 20 сентябрь көнне, кичке сигезенче яртыларда, чирмешән-Шентала юлында ВАЗ-21120 автомашинасы велосипедчыны бәрдерә. Район коммуналь челтәрләренең каты көнкүреш калдыклары полигонында эшләүче 46 яшьлек, Сәләй авылы кешесе шунда ук һәлак була. Юл...

Соңгы атна-ун көн эчендә районыбыз юлларында булган һәлакәтләрнең өчесендә кеше гомере өзелде. Фаҗига урынында ук һәлак булучыларның өчесе дә ир-атлар.


20 сентябрь көнне, кичке сигезенче яртыларда, чирмешән-Шентала юлында ВАЗ-21120 автомашинасы велосипедчыны бәрдерә. Район коммуналь челтәрләренең каты көнкүреш калдыклары полигонында эшләүче 46 яшьлек, Сәләй авылы кешесе шунда ук һәлак була. Юл инспекторлары әйтүенчә, һәлакәттә велосипедчы гаепле. Ул тәүлекнең караңгы вакытында фонарьсез хәрәкәт иткән һәм өстендәге киемнәрендә уттан чагылучы элементлар булмаган.

"Күтәмә борылышы"ндагы фаҗига исә юл бирмәү аркасында килеп чыга. Оренбург өлкәсенә эш белән "Шевроле-Нива"да баручы ике ир-егет Нурлат ягыннан килүче "Вольво" йөк автомашинасына килеп бәреләләр.

Нәтиҗәдә, юл бирмәгән "Нива" асфальт өстеннән кырыйга оча һәм аның алда утырган 38 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында ук җан бирә.

Тагын бер аяныч хәл Ульяновка авылы янында була. 26нчы сентябрь көнне, кичке буйда берәү, Лашманнан Нурлат районына мотоциклын тарттырып барырга дип машина чакырта.

"Иж"ны тагалар, тик Иске Котыш авылына җитәрәк, мотоциклчының юклыгы ачыклана. Баксаң, аның хуҗасы, 25 яшьлек ир- егет, фаразлар буенча, Ульяновка янында ук егылып төшеп калган һәм шунда үлгән. Монда нәрсә булган? Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге вакыйга уңаеннан тикшерү үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined